(1 июнь 2015) Быел “Нәүрүз” Казакъстан милли театрына багышлана.
Бүген төрки халыкларның “Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале үзенең эшен башлады. Фестивальне рәсми ачу тантанасы бүген кичке 6 га Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булачак.
Бу уңайдан бүген фестивальнең пресс-үзәгендә матбугат конференциясе уздырылды. Анда фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, “Нәүрүз”нең тәнкыйтьчеләр коллегиясе җитәкчесе, Шекспир иҗаты буенча белгеч Алексей Бартошевич, Казакъстаннан килгән сәнгать белгече, профессор Сания Кабдиева катнашты.
Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, быелгы “Нәүрүз” алдагыларыннан аерылып торачак. “Моңа үткән елда булган театраль форум этәргеч ясады. Ул театрда йолаларга багышланган иде һәм быел фестивальгә сайлап алынган спектакльләрдә дә шул чагылыш тапты”, — диде ул.
Аның сүзләрен Алексей Бартошевич та хуплады. “Мин бу фестивальдә икенче тапкыр катнашам һәм ул гадәти фестивальләрдән бик үзгә. “Нәүрүз” аралашуга корылган һәм бу Россия театрлары өчен бик мөһим әйбер. Фестиваль проблемалы һәм тематик, ул ниндидер бер җыелу гына түгел, ә аның нигезендә тулы бер идея ята, — дигән фикерен җиткерде театр тәнкыйтьчесе. — Безнең заманда үз фатирыңда гына бикләнеп яту — ул үлемгә тиң. Фестиваль, беренче чиратта, бөтендөнья театр бердәмлеген саклау өчен кирәк”.
Сания Кабдиева әлеге фестивальгә, бигрәк тә аның соңгы көнендә уздырылачак конференциягә зур өметләр баглавын белдерде. “Сезнең шундый эзләнүләрегез, дөрестән дә, нәтиҗәләр бирә. Быелгы фестивальдә буласы конференциядә төрки телле театрларның барлык авырткан яклары хакында да фикер алышу булыр дип уйлыйм”, — диде ул.
Башка еллардан аермалы буларак, быел “Нәүрүз” Казакъстан милли театрына багышланачак. Бүген, фестиваль М. Ауэзов исемендәге Казакъ дәүләт драма академия театрының “Коркыт тәүбәсе” спектаклен карарга мөмкин булачак.
Моннан тыш, фестивальнең бүгенге афишасында Г. Камал театрының “Ричард III” спектакле белән ачылачак.
Гомумән алганда, фестивальдә тамашачыларга 17 спектакль тәкъдим итү ниятләнә. Аларның 3 се “Коркыт китабы”на нигезләнеп язылган, 3 се исә Шекспир иҗатын чагылдыра.
«Татар-информ» МА