Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Нәүрүзнең биш яңалыгы: төрки һәм иран халыклары бәйрәме нәрсә белән истә калды

Нәүрүзнең биш яңалыгы: төрки һәм иран халыклары бәйрәме нәрсә белән истә калды

admin 25.03.2019

(25 март 2019) Казанда төрки һәм иран халыклары бәйрәме Нәүрүз тәмамланды. Татарстан Халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты порталы редакциясе быелгы бәйрәмнең оештыручылар һәм кунаклар тарафыннан атап үтелгән 5 төп яңалыгын җыйды.

1. Пылау фестивале

DSC_3080

Нәүрүз бәйрәмендә чын мәгънәсендә кулинар шоу узды. Шашлык һәм камыр ризыкларыннан тыш, әзербайҗан, кыргыз, үзбәк һәм таджик милли-мәдәни автономияләре пешекчеләре үзара иң тәмле пылау пешерү буенча көч сынаштылар. Бәйрәм кунаклары бер казаннан икенче казанга йөреп (пылау аларның каршыларында, ачык утта урамда пешерелде!), төрле төрдәге пылауны авыз иттеләр, сайландылар, бәя бирделәр. Күп кенә катнашучылар әйтүенчә, товарларга бәяләр дә кулай, ризыкларның сыйфаты да әйбт иде. Чараны оештыручылар, барысын да исәпкә алып, киләсе елга бәйрәмнең гастрономик өлешен киңәйтергә планлаштыралар.

2. Этномаркет: җылы, матур һәм кызыклы

DSC_2984

«Ефәк юл» II этно-маркет кием, аксессуарлар, азык-төлек, мастер-класслар аша Россиянең алты шәһәреннән 30дан артык катнашучыны тәкъдим итте. Этномаркет ипподром түбәсе астында урнашканлыктан, бәйрәм кунаклары җылынып алу белән беррәттән төрле милләт кешеләре белән аралаша, төрле милли ризыклардан авыз итә, милли брендлардан кием яки аксессуарларлар сатып ала алды.

3. Балалар өчен спорт бәйрәме

 

__1jxAcul4E

Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе активистлары аерым мәйданчыкта «Дөнья яшьләре» проектын тәкъдим итте. Бию флеш-моблары һәм милли уеннар аша төрле яшьтәге дистәләп бала төрле халыклар мәдәнияты белән танышты.

4. «Нәүрүз гүзәле» матурлык конкурсы

AnI7b4yH_kQ

Бәйрәм яңалыкларының берсе «Нәүрүз гүзәле» матурлык конкурсы булды. Төрле милли-мәдәни автономияләрдән булган 6 кыз (татар, кыргыз, үзбәк, таджик, казах һәм төрекмән) бәйрәмнең төп титулы өчен көч сынашты. Нәтиҗәдә, «Нәүрүз гүзәле» титулын Таджикистан вәкиле Сипаргис Зикриёева яулады. Башка катнашучылар төрле титуллар иясе булдылар.

5. Яңача концерт

DSC_3315

Яңа форматтагы концерт программасы ахырга кадәр 4 сәгать дәвамында тамашачыларны төп сәхнә янында күңел ачтырды.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57