(30 декабрь, 2015 ел) Әлеге журнал республиканың милләтара тормышы белән таныштыра. Журналның девизы: “Бер җир, бер тарих”.
“Наш дом — Татарстан” журналы – күп кенә журналистик конкурслар җиңүчесе. Басманы оештыручылар әйтүенчә, милли сәясәт – ул тормышның бер өлеше генә түгел, ул – тормышның үзе. Ул шулай ук күпкырлы да, чөнки тирә-ягыбызда безгә охшамаган башка кешеләр дә бар. Алар бездән яхшырак та, начаррак та түгел, алар бары тик башка – шуның белән үзләренә җәлеп тә итәләр.
Журналның электрон версиясен бары ти кбезнең порталда укыгыз