(17 февраль) Дуслык Йортында Татарстан халыклары Ассамблеясының яшьләр тармагы башлангычы белән тагын бер проект эшли башлады. Ул «Күпчалымлы Татарстан» дип исемләнгән фотопроект. Проектның төп максаты милләтара дуслык, татулык идеяләрен популярлаштырудан гыйбәрәт. Проектта Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре яшьләре катнаша. Аларның йөз чалымнары Ассамблея тарафыннан эшләнә торган күргәзмәләрдә, календарьларда урын алачак.
Яшьләрне фотога күренекле фоторәссам Айрат Абзалов төшерә.