Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Нижгар төбәгендә “Җәйге очрашулар” I ачык өлкә татар халык иҗаты фестивале уздырылачак

Нижгар төбәгендә “Җәйге очрашулар” I ачык өлкә татар халык иҗаты фестивале уздырылачак

admin 23.06.2015

(23 июнь, 2015 ел) Фестивальдә катнашуның төп шарты — киемнәрдә милли бизәкләр төшерелгән булу һәм чыгышларның татар телендә яңгыравы
14 августта Түбән Новгород өлкәсе Пилнә районы Петрякс авылында “Җәйге очрашулар” I ачык өлкә татар халык иҗаты фестивале уздырыла.

Фестиваль кысаларында, татар милли эшләнмәләреннән, камыр ризыкларыннан, кулланма сәнгать әйберләреннән күргәзмә оештыру һәм ул әйберләрне сату каралган.

Фестивальдә катнашырга җыр һәм бию ансамбльләре, фольклор төркемнәре, вокаль ансамбльләр, хорлар, хорегорафик төркемнәр, инструменталь оркестрлар һәм ансамбльләр, драматик һәм театр коллективлары чакырыла. Фестивальдә катнашуның төп шарты — киемнәрдә милли бизәкләр төшерелгән булу һәм чыгышларның татар телендә яңгыравы. Катнашучыларның яше чикләнмәгән, иҗат төркемнәренең 20 кешедән артмаган булуы мөһим.

Фестивальдә катнашу өчен 25 июньгә кадәр gsn.sergach@mail.ru электрон адресына яки (883)19255195 номерлы телефонга факс аша анкета-заявканы юлларга кирәк, диелә “Татарлар.info” сайтында.

«Татар-Информ»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57