(11 март 2015) Чаралар “Йөрәктән — йөрәккә” милләтара фестивале кысаларында үткәрелгән.
Новокузнецкида Татар мәдәнияте көннәре узды. Кемерово өлкәсендәге әлеге төбәк халкын татар халкы мәдәнияте һәм ислам дине белән таныштыруга багышланган чаралар 12 февральдә үк башланып киткән булган. Алар, шулай ук, “Йөрәктән — йөрәккә” милләтара фестивале кысаларында үткәрелгән.
Новокузнецк мәчете имамы Әнвәр Аширов сүзләренчә, Татар мәдәнияте көннәре концерт һәм күргәзмәләр белән генә чикләнеп калмыйча, татар классиклары укулары белән үрелеп барган, татар мәгърифәтчеләренә, танылган дин әһелләренә багышлап хөтбәләр әйтелгән.
Мәктәп укучылары һәм укытучылар, дин этикасы мәктәп программасы кысаларында, мәчеттә булган, аларга экскурсия оештырылган, минбәр, михраб һ.б. турында аңлатма бирелгән.
Чыганак: “Татар-информ” ИА