«Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе Россиядә 3-8 ноябрьдә узачак. Чара Халыклар бердәмлеге көне алдыннан онлайн һәм оффлайн форматта узачак, дип хәбәр ителә диктантның рәсми сайтында.
Акциянең максаты – россиялеләрнең игътибарын илдә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итү. Диктант этникара килешүне һәм РФ халыкларының милли бердәмлеген ныгытуга, шулай ук халыкның этнографик грамоталылыгын күтәрүгә ярдәм итәргә тиеш.
Акциядә, яшенә, белеменә, диненә һәм гражданлыгына карамастан, Россия һәм чит илләрдә яшәүчеләр катнаша ала. Диктантның эш телләре – рус, инглиз һәм испан.
16 яшькә кадәрге катнашучылар өчен биремнәр 20 гомумфедераль сораудан тора, 16 яшь һәм олырак катнашучылар өчен — 30 сораудан, һәм аларның 20се барлык катнашучылар өчен дә уртак, ә 10сы Россиянең һәр субъекты өчен аерым. Чит ил кешеләре өчен бу 10 сорау РФ чикләреннән тыш Россия белән бәйле урыннарга багышланган.