Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ноябрьдә «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» V республикакүләм яшьләр форумы узачак

Ноябрьдә «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» V республикакүләм яшьләр форумы узачак

admin 17.10.2017

(17 октябрь, 2017 ел) «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» V республикакүләм яшьләр форумына гаризалар кабул итү башланды. Гаризалар 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Форум 16 ноябрьдщн 19 ноябрьгә кадәр узачак.

«Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» V республикакүләм милләтара яшьләр форумы — этносоциаль юнәлештәге белем бирү форумы. Быел игътибар Татарстан Республикасы районнарында эшләүче яшьләргә юнәлдереләчәк. Моннан тыш команда туплау һәм проектларны чынга ашыру максатыннан форумга проектлар авторлары чакырулы.

Форум программасы үз эченә проектларны чынга ашыру буенча (Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе проектлары нигезендә) гамәли күнекмәләрне яхшыртуны, команда туплау, дәүләт хакимияте органнары һәм донорлар белән аралашуны булдыруны алачак.

Этносоциаль проектларны чынга ашыру буенча аерым группа эшләячәк.

Форум 2017 елның 16 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр узачак. Форумда 16дан 30 яшькәчә булган егет-кызлар катнаша ала. Гаризалар 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Катнашучыларны сайлап алу 2 этапта узачак. Беренче этап 1 ноябрьдә уза.

Гаризаны АИС системасы аша тутырырга мөмкин. Чит ил студентлары һәм 18 яше тулмаганнар махсус форма тутырып җибәрергә тиеш була.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда «Мәдәният бизәкләре» фестивале узды
Далее: Республикада «Татарстан — туган йортыбыз» фестиваленең күчмә сайлап алу турлары төгәлләнде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57