Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре «ТНВ» телеканалында «Наша Республика — Наше Дело» мәгълүмати-танып белү программасында катнаштылар. Тапшыруны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова алып барды.
Чыгарылышта РФ Федерация Советы әгъзасы Александр Терентьев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм ТР халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров төп спикерлар булды.
Тапшыру барышында Россиядә һәм Татарстанда дәүләт милли сәясәте формалашу мәсьәләләре каралды, узган халык санын исәпкә алу барышында туган авырлыклар турында фикер алышынды. Шулай ук Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау эшендә милли иҗтимагый оешмаларның роле каралды. Соңгы мәсьәләләр буенча Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская, ТР удмуртлары автономиясе рәисе Андрей Герасимов, Казан бурятлары автономисе рәисе Сэсэгма Бубеева үз фикерләрен җиткерде. Туган телләрне өйрәнү турында Казан грузиннары автономиясе рәисе, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили сөйләде.
Тапшыруны тулысы белән сылтама аша үтеп карарга мөмкин.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге