(27 июль, 2015 ел) Австриядән ул зур тәэсирләр белән кайтканНурлат шәһәренең 3нче мәктәбен тәмамлаган Алия визажист һәм тырнак сервисы мастеры һөнәрләрен үзләштергән, креатив макияж буенча “Kosmetik Expo-2012” Идел буе чемпионатында катнашкан, “Алтын лилия-2014” VIII Идел буе чемпионатының җиңүчесе булган, архитектура-төзелеш университетында белем ала һәм шунда ук эшли дә.
Җәй башыннан бирле Алия боди-арт буенча XVIII Бөтендөнья фестиваленә әзерләнгән. Әле шушы көннәрдә генә ул Австриянең Перчах-ам-Вертер-Зе шәһәреннән зур тәэсирләр белән кайткан, анда дөньяның иң яхшы визажистларын данлаганнар. Алия иң яхшы утыз визажистның берсе булган, дип яза Нурлат җирле басмасы.
«Татар-информ»