(19 август 2019) Гастроль тур кысаларында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективлары чираттагы концерт программаларын Нурлат районы халкына тәкъдим итте. Тамаша район Мәдәният йотында узды.
Тамашачыларны һәм артистларны «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәркәтибе урынбасары, Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Владимир Кашкаров һәм Нурлат районы буенча №40 бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат кылучы Рәис Сөләймановның ышанычлы заты Галина Терентьева сәламләде.
Алар районда милли мәдәният өлкәсендә башкарылучы эш турында сөйләделәр, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелегенә милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Казан артистлары татар һәм чуаш телендә җырлар, үзбәк, таджик һәм һинд биюләре башкардылар, инструменталь чыгыш тәкъдим иттеләр.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге