Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Оста куллы гүзәл затлар» конкурсы эшләр кабул итә

«Оста куллы гүзәл затлар» конкурсы эшләр кабул итә

admin 26.02.2022

Татарстанда «Оста куллы гүзәл затлар» конкурсы бара. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештыра.

Конкурсның максаты – халкыбызның сәләтле кешеләрен ачыклау, аларның кул эшләнмәләрен, пешергән милли ризыкларын, иҗатын таныту, милли үзаңны, милли рухны үстерү.  Кул эшләнмәләре арасында халкыбызның милли гореф-гадәтләренә туры килгән хезмәтләрне барлау. Кеше хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү. Бөтендөнья татар конгрессы сайтын һәм инстаграмын популярлаштыру.

Бәйге инстаграмда ике номинация буенча уздырыла: «Кул эшләнмәләре», «Тәмле булсын ашыгыз!». Конкурста 12 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызлар, үсмерләр кызлар катнаша ала. Эшләрне нигезләмәдә язылган шартларга туры китереп, #остакуллар2022 хештегы белән билгеләп, 28 февральгә кадәр @tatarcongress, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06,  аккаунтларына язылып инстаграмга урнаштырырга кирәк.

Игътибар!  «Кул эшләнмәләре» номинациясендә катнашучы 2021 нче елда эшләгән кул эшләнмәләрен генә куярга тиеш. Ә «Тәмле булсын ашыгыз!» номинациясендә катнашучы 2022 нче елда әзерләгән, яисә бу конкурс өчен махсус пешергән  ризыкны фото яисә видеога төшереп куярга тиеш. Моңа кадәр уздырылган төрле конкурсларда инде тәкъдим ителгән хезмәтләр бәйгедән төшеп кала. Фото яисә видео астына катнашучының тулы исем фамилиясе, яше, кайсы район, авыл, шәһәр, өлкәдән икәне язылырга тиеш. Шулай ук кул эшләнмәсе турында язарга, ә пешергән ризыкның рецептын тулысынча аңлатып язарга кирәк.

Җиңүчеләр исемлеге 8 нче март көнне игълан ителә.

Бөтендөнья татар конгрессы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57