(28 гыйнвар) Журнал Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты тарафыннан нәшер ителә. (эксклюзив) Журналда, шулай ук, “Торама” мордва фольклор ансамбле белән “Бермәнчек” керәшен фольклор ансамбленең үзара хезмәттәшлеге, Менделеевск шәһәрендә әрмән һәм әзербайҗаннар дуслыгы, русларның туй йолаларында ни өчен кәләш егеткә әрекмән бүләк итә, Казан журналисты Австралиядә ничек имам булган һәм башка кызыклы язмалар урын алган. Әлеге санда милли-мәдәни автономияләр эшчәнлегенә багышланган яңалыклар да шактый.
Журналны Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты Порталында (addnt.ru) укырга мөмкин.