(3 февраль) Конституциядә билгеләнгән хокук нигезендә паспортта яисә туу турындагы таныклыкта үзеңнең милләтеңне күрсәтү мөмкинлеге турында Закон проекты Дәүләт Думасы каравына кертелгән. Аны Федерация Советы әгъзасы Жанна Иванова тәкъдим иткән.
Жанна Иванова әйтүенчә, Закон проекты рәсми документларда кешенең милләтен күрсәтү яки күрсәтмәүгә корылган низагны туктатачак, Рәсәй гражданнарының Конституция тарафыннан билгеләнгән хокукларын кире кайтарачак.
Чыганак: РИА «Новости»