Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Печән базары” быел фестиваль буларак уздырылды

“Печән базары” быел фестиваль буларак уздырылды

admin 03.08.2015

(3 август, 2015 ел) Быел “Печән базары” тулысынча үз асылына, 100 ел элек булган хәләтенә туры килде, ди оештыручылар

31 июль көнне сәгать 15.00 дә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казанда “Печән базары”н “ачты”. Өченче ел рәттән оештырылган “Печән базары” быел зур фестиваль рәвешендә үтә.

Фестиваль программасы кысаларында флеш-моб форматында ярминкә, шигъри слэм, “Исән!фест” рок-фестивале, уку паркы, граффити-фест оештыралачак, “Кисекбаш” юл күрсәткече тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, әдәби квест, кул эшләнмәләре ярминкәсе, Фаик Таһиров – татар шрифт рәссамы һәм конструктивисты күргәзмәсе (1906-1978), “Сабыйлар” балалар мәйданчыгы, әдәби фотозона, татар хәрефләреннән инсталляция, тәмле почмак, ирекле микрофон, төрле мастер-класслар ярдәмендә кунакларның күңелен күрү планлаштырыла.

Чара барышында шулай үк яшүсмерләр арасында бик популяр булган Гарри Поттер әсәренең беренче бүлегенең татарчага тәрҗемәсе тәкъдим ителәчәк. Быел “Печән базары” тулысынча үз асылына, 100 ел элек булган хәләтенә туры киләчәк, ди оештыручылар.

Элек Печән базары Казан татарлары өчен мәдәни һәм иҗтимагый үзәк ролен үтәгән. Ул сату урыны гына түгел, ә Казан татарлары очрашып, күрешеп, бер-берсенә яңалыклар җиткерә торган җир дә булган.

XX гасыр башы – татар әдәбияты, театры чәчәк аткан һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай яшәгән, иҗат иткән чор. Казанда яшәүчеләр ул чор киемнәре, көнкүреше белән танышып һәм үзен тулысынча шул чор кешесе итеп хис итә алачак, дип хәбәр итәләр Бөтендөнья яшьләр форумыннан.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57