Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Печән базары» фестивале быел да Иске Татар бистәсендә үтәчәк

«Печән базары» фестивале быел да Иске Татар бистәсендә үтәчәк

admin 27.06.2017

(27 июнь, 2017 ел) Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрә торган “Печән базары” фестивале 13 августта булачак. Бу хакта Форумның лидеры Тәбрис Яруллин Татарстан Язучылар берлеге бакчасында үткәрелгән Җәйге шигъри слэм вакытында хәбәр итте.

“Печән базары” проекты быел да Иске Татар бистәсендә – Кабан күле яр буенда буенча үтәр дип планлаштырыла.

Мәгълүмат өчен: Печән базары — XVIII–ХХ гасыр башларында Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан сәүдә урыны булуы белән бергә иҗтимагый һәм мәдәни үзәк тә. Печән базары ул — шәрыкъ базары тибындагы урын булып торган. Габдулла Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасында ачык чагылыш таба. Базар үзәге булып Печән базары мәчете торган. Бүген бу мәчет Нурулла мәчете дип атала.

“Печән базары” проектын Бөтендөнья татар яшьләре форумы яңартты. Проект кысаларында ярминкә, балалар мәйданчыгы, “Минем татар бистәсе” экскурсиясе, поэтик перформанс уза. Җәйге шигъри слэмның финалы да биредә үтә.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57