(8 август, 2016 ел) Кабан күле яры буенда «Печән базары» фестивале узды. Биредә тәкъдим ителгән һәр эшләнмә милли рухта ясалган. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, быел «Печән базары» Бөтендөнья татар яшьләре форумы көннәренә туры килде.
Бер буйга тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә нинди генә эшләнмә тәкъдим ителмәгән. Биредә аяк киемнәреннән алып ризыкларга кадәр бар. Ләкин аларның барысын да бер әйбер берләштерә: ул да булса һәр эшләнмәгә татар рухы, миллилек салынган булуы.
Изүләр, свитшот, паннолар – барысы да үзебезчә
Өй өчен декоратив паннолар ясау белән шөгыльләнүче Алинә татар чәе, чәйнекләргә өстенлек бирә. Мондый кул эшләнмәләрен үз өенең диварлары, обойларына туры китереп алучылар күп икән. Биредә шулай ук ачкыч сала торган янчыклар, кайнар таба астына куела торган әйберләр дә табып була.
— Минемчә, чәйнек – ул йортка ямь бирә торган символ, җитмәсә, үзе янына кешеләрне берләштерүдә дә аерым роль уйный. Шуңа да мин ясаган интерьер бизәкләре чәйгә, чәйнекләргә багышланган. Араларында татар чәенә багышланганы да юк түгел, – ди ART’N’CRAFT иҗади остаханәсе җитәкчесе Алинә Җәмилова.
2015 елның ноябрендә барлыкка килгән остаханә татар чәйләренә, татар мәдәниятенә багышланган тематикага өстенлек бирә башлаган. Биредә Казанның Иске татар бистәсе сурәтләнгән чәйнекләр дә табып була.
Татар мәдәниятенә кагылышлы сүзләрне киемдә дә чагылдыра заманча дизайнерлар. Чит төбәкләрдән, аеруча чит илләрдән килгән яшьләргә “өчпочмак”, “гармун”, “абау” сүзләрен кертеп төшерелгән киемнәр кызыксындыру тудыра. Әле күптән түгел коллекцияләрендә “су баласы” дигән сүзләр төшерелгән свитшот килгән. Бу эшчәнлекнең башында торган “Руками” татар дизайнерлары берләшмәсе 19 милли брендны үз эченә ала.
— Мондый футболка, свитшотлар яшьләр арасында аеруча популяр. Шул сәбәпле, дизайнерларыбыз аларны кызыклы формада, заманча итеп эшләргә тырыша. Бездә хәзер яшь кызлар арасында популяр булган Көнчыгыш стилендәге чалмаларны яратып алалар. Бу эшләнмәләр чит илләрдән килгән яшьләргә кызык. Кайбер сүзләрне аңлап җиткермәсәләр, без аларга булышабыз, тәрҗемә итәбез, – дип сөйли Алсу Ганиева.
Милли изүләр ясаучы Резеда Әгълиуллованың “Печән базары” фестивалендә инде икенче тапкыр катнашуы икән. Башта романтик рухтагы йөрәкләргә, төрле панноларга бизәкләр төшерсә, хәзер милли рухтагы изү, алкалар эшләүгә өстенлек биргән. Киләчәктә ул яңа орнаментлар белән дә эшләргә тели.
— Кул эшләнмәләренең беренче чыгарылышына кызлар тарафыннан яхшы бәя бирелде. Беренче тапкыр үз панноларым, милли стильдәге әйберләр белән “Ярдәм” мәчете каршында оештырылган “Энҗе” күргәзмә бәйгесендә катнаштым. Мондый эшләнмәләрнең хәзер популярлашып китүе кызларның татар милләтеннән булуларын күрсәтәселәре килүенә бәйледер. Яңа әйбер һәрвакыт кызыклы бит ул, – ди тумышы белән Тольяттидан булган Резеда.
Ярминкәгә акча янчыгыңны онытма!
Исеме “Печән базары”, дип аталса да, биредә печәнне фотозонада гына табып булды. Башка җирдә печән табам, димә. Тик казанлылар һәм шәһәребез өчен бу әһәмиятле түгел. Алар өчен милли кул эшләнмәләрен, киемнәрне киеп, үз татарлыгың белән горурлану алгы планга чыгадыр, мөгаен. Шунысы да бар: “Печән базары”на килсәң, кесәңнең калын булуы мөһим, чөнки биредә тәкъдим ителгән әйберләр, аеруча кул эшләнәмәләре, аяк һәм өс киемнәренең бәясе саллы.
— Бер яктан карасаң, эш җиңел кебек. Ләкин милли изүне ясау процессы күп хезмәт һәм вакыт таләп итә. Мин барысын да үз кулларым белән эшлим, машина хезмәтен кулланмыйм. Беренче көнне бизәкләрне төшерәм, икенче көнне аны буяу белән каплыйм, өченче көнне исә фурнитурасын ясап, җитешсезлекләрен төзәтәм. Мондый милли изүләрнең нигезе агачтан ясала, лазер ярдәмендә махсус форма буенча киселә , – ди Резеда Әгълиуллова.
Архитектурага урын түрдән
Быел “Печән базары”нда, былтыргыдан аермалы буларак, Кабан күле ярында “Нокта. Мәчет” акциясе оештырылды. Биредә Казан рәссамнары картиналары күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук профессионаллар Казандагы Иске татар бистәсенең архитектурасын үзенчә күзаллады.
Башта рәссамнар Казанның иске архитектурасына багышланган лекция тыңлады. Катнашучыларга бераз фантазиягә бирелеп, бу биналарның ничек булганлыгын пумала белән кәгазьгә төшерү мөмкинлеге бирелде. Элек бит мәчетләр иҗтимагый үзәк тә булып торган. Бу чара, беренче чиратта, сәнгатькә, яшь рәссамнарга карата кызыксындыру чарасы да булып тора, – ди “lin” иҗади берләшмәсе вәкиле Елена Алексеева.
Өч сәгать эчендә картина ясау бер дә җиңел эш түгел. Моңа бераз әзерләнү кирәк. Шуңа да катнашучылар рәсем эскизларын алдан уйлаган. Яшь рәссамнар картиналарын открыткаларга да төшерергә булганнар.
Чара вакытында “Печән базары”на килүчеләр шигъри арт-перформансны да карый алды. Ягъни биредә катнашучылар үзләренең яки башка кеше иҗат иткән шагыйрьләрнең әсәрләрен укыганда, көй яңгырап торды.
Иске татар бистәсендә гомер итүче Нурания апа Биктимерова исә бу җирлекнең тарихы, үзенең хәтер-хатирәләре белән уртаклашты. Үз күзләре белән күреп үскән әлеге җирләрнең бөтен тарихын, аның үткәнен, бүгенгесен күреп үскән кешенең сөйләве тамашачыларга аеруча ошады.
Әлбәттә, “Печән базары” фестивале бу чаралар белән генә тәмамланмады. Биредә катнашучылар чараның озын гомерле булуын, тагын да киңәюен тели.