(26 сентябрь, 2015 ел) Пермьдә үткән милли бедәмлек форумында милли сәясәт сферасында эшләгән иң яхшы түрәләрне һәм җәмәгатьчеләрне бүләкләделәр. Дипломнарның берсенә Татарстан вәкилләре ия булды.
Форум кысаларында федераль төбәкләр арасында конкурслар үтте. Алар дәүләт милли сәясәте сфераларын белүне тикшерүгә юнәлтелгән интеллектуаль уеннар рәвешендә оештырылган иде. Командаларга Россия халыклары мәдәнияты, әдәбияты, милли геройлары, географиясе, тарихы һәм милли сәясәтнең хокукый нигезләре буенча белемнәре өчен бүләкләр тапшырылды. Конкурсның гран-при иясе булып Төньяк-көнбатыш федераль төбәге командасы танылды.
Форумда дәүләт милли сәясәте сферасы хезмәткәрләре Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Катнашучыларга 1, 2 һәм 3 дәрәҗәдәге дипломнар, шулай ук «Җиңүгә ихтыяр» исемле махсус призлар бирделәр. Беренче дәрәҗәдәге дипломнарны Ханты-Манси автономиялы округыннан Людмила Алферова, Дагестаннан Текрар Әхмәтов һәм Юградан Александр Новьюхов, шулай ук Севастопольдән Владимир Рябых алдылар. Конкурста Россия Федерациясенең 14 төбәге вәкилләре катнашты.
Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы вәкиле Тимур Кадыров оешманың 2020 елга кадәрге булган үсеш стратегиясен тәкъдим итте, максатка ирешү юлларын билгеләде һәм Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы эше турында сөйләде. Бу хезмәте өчен ул икенче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
Милли сәясәт сферасындагы проектларны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләренең Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре дә бүләккә ия булдылар. Әле беренче тапкыр гына үткәрелгән шушы конкурста Россиянең 12 субъекты катнашты. Беренче дәрәҗәдәге призларны Ямал-Ненец автономиялы округыннан Хәсәнә Боязитова, Оренбург өлкәсеннән Жанибек Иткузов һәм Мари Элдан Эльвира Куклина яуладылар.
Форумда шулай ук «Илгә караш» видеопродукциясе фестивале җиңүчеләрен котладылар. Беренче урынны Удмуртиядән килгән мөстәкыйль автор Диана Касыймова яулады. Ул үзенең күпмилләтле гаиләсе турында фильм төшергән.
Материал Нацакцент сайтыннан алынды