Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Петербургның татар рәссамнары үз эшләрен Яшел Үзәндә тәкъдим итәчәк

Петербургның татар рәссамнары үз эшләрен Яшел Үзәндә тәкъдим итәчәк

admin 29.06.2017

(29 июнь, 2017 ел) 25 август көнне Яшел Үзәндә “Невадан Иделгә кадәр” исемле күргәзмә ачылачак. Аны оештыру мәсьәләләрен карау өчен 27 июньдә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Питер рәссамы Илдус Вахитов белән очрашу үткәрде.

2563

Яшел Үзәндәге күргәзмәне Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллек, Кронштадт һәм Яшел Үзән тугандаш шәһәрләр администрацияләре оештыра.

Үз эшләрен күргәзмәгә А. Галимов, Р.Мифтахетдинов, Т. Яруллин, И. Вахитов, Р.Римишевская һәм төньяк башкаланың башка татар рәссамнары тәкъдим итәчәк. Күргәзмә Яшел Үзән шәһәренең 85 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышлана, дип билгели оештыручылар.

Күргәзмә түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Яшел Үзән шәһәре, Сәнгать галереясе, Засорин ур., 2 йорт. Әлеге чара 25 август көнне 16.00 сәгаттә ачылачак.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57