(18 июль 2021) Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында «Питрау» республика керәшен мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үттеләр. Быел ул ике форматта узды: онлайн һәм традицион – офлайн.
«Питрау» кебек бәйрәмнәрне уздыру Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калуга ярдәм итә. Бу хакта республика Премьер-министры Алексей Песошин әйтеп үтте. Ул, барлык катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы, Татарстан Хөкүмәте исеменнән мөрәҗәгать итеп, республикада ел саен рус, татар, мари, мордва, удмурт, чуаш, керәшен мәдәнияте бәйрәмнәре үткәрелүен, ә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу матур традицияләргә аерым игътибар бирелүен искәртте.
«Сезне чын күңелдән әлеге үзенчәлекле халык бәйрәме белән котларга рөхсәт итегез. Без республикада Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыкларның кабатланмас мәдәни-тел һәм рухи-әхлакый байлыгы саклануы белән горурланабыз», — дип билгеләп үтте Песошин.
Премьер-министр сүзләренә караганда, Питрау республикада иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып санала.
«Питрауны юкка гына чәчәкләр бәйрәме дип атамыйлар. Бу халык бәйрәме — керәшеннәрнең бай мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча ачык мисал. 20 елдан артык кунакчыл Мамадыш җирендә үзләренең милли гореф-гадәтләренә, җырларына һәм биюләренә тагын да якын булу өчен өчен халык җыела», — дип сөйләде ул.
«Питрау»ны халык телендә «Төнге сабантуй» дип атыйлар. Бәйрәмнең заманча форматы ат чабышларын, милли көрәш, гер ыргыту, аркан тарту, колгага менү, конкурслар, концерт тамашасы, танышулар мәйданчыгын үз эченә ала. Биредә шулай ук традицион йолалар һәм гореф-гадәтләрне искә алалар: җир-туендыручыга сый бирү, кояшның беренче нурларын каршы алу, төнге учак янында әйлән-бәйлән уйнау, халык уеннарын үткәрү.
Бәйрәм рәсми рәвештә 18.00 сәгатьтә ачылды.
Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында һәр мәдәниятне үзенчәлекле чәчәк белән тиңләде.
«Без милли мәдәниятне саклап яшәргә тиеш. Иң яхшы вәкилләребезне Мәдәният министрлыгы исеменнән котларга рөхсәт итегез», — дип мөрәҗәгать итте министр катнашучыларга.
Ачылу тантанасында Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты.
«Питрау — бай үткәне, бүгенгесе һәм матур киләчәге булган бәйрәм. Әйтергә кирәк, нәкъ менә кунакчыл Мамадыш җирендә керәшеннәрнең бу халык бәйрәме торгызылды һәм яңа төсләр белән уйный башлады.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында барлык милли-мәдәни автономияләрнең һәм керәшен иҗтимагый хәрәкәтенең эше аеруча зур әһәмияткә ия. Керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклау юнәлешендә даими ярдәм һәм актив эш алып бару нәтиҗәсендә оешма чәчәк ата һәм күп кенә уңышлы проектларны чынга ашыра. Бу бәйрәмдә шуны әйтәсем килә, без республикада Татарстанда яшәүче барлык халыкларның мәдәни-тел һәм рухи-әхлакый байлыгы артуы белән горурланабыз. Һәрвакыт шулай булсын! Бәйрәм белән!» — дип билгеләп үтте Шәрипов.
Керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров та татарстанлыларны һәм республика кунакларын бәйрәм белән котлады:
«Чын күңелдән традицион Питрау милли бәйрәме белән котлыйм. Һәрвакытта да бу бәйрәм вакыт белән чикләнмәде һәм кешеләр мәйданга шатланып барды. Питрау һәр елны бергә җыя, гореф-гадәтләрне саклап, киләчәккә өмет белән карарга ярдәм итә һәм тарихыбызның мөһимлеген искә төшерә. Бәйрәм белән, бәхетле булыгыз! Өйләрегезгә иминлек телим! Сәламәтлек сезгә!»
Чара барышында Татарстан муниципаль районнары һәм Россиянең башка регионнары вәкилләре оештырган күңел ачу һәм сәүдә итү мәйданчыклары эшләде.
«Керәшен чибәре» бәйгесе аеруча популяр булды. Конкурста катнашу өчен гариза биргән 16 яшьтән алып 26 яшькә кадәрге кызлар өчен башта әзерлек туры үткәрелде. Хореография, вокал, актерлык осталыгы һәм халык уен кораллары буенча белгечләр белән дәресләр каралган иде. Конкурс өч этапта узды, соңгысы 17 июльдә Җөри авылында булды. «Керәшен чибәре» титулына Татарстанның Сарман районы вәкиле Лиана Антонова ия булды, ул 50 мең сум акча белән бүләкләнде.
Караңгы төшкәч, аланда зур итеп «Питрау учагы»н яндырдылар, бәйрәм салют белән тәмамланды.
«Питрау» бәйрәме яшь, милләт һәм дин төрлелегенә карамыйча, халыкны берләштерү максатын үз алдына куя. Бүген бу милли бәйрәм республика халкының байлыгына әверелде инде.
Ел саен бәйрәмне үткәрү керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәниятен саклап калуның ачык мисалы булып тора, барлык халык вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклап, аның үзенчәлеген һәм байлыгын буыннан-буынга тапшырырга ярдәм итә.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге