(10 июль 2020) Питрәч районында ачылачак Дуслык йорты җирле эшләмәүче кинотеатр бинасында урнашачак. Якын арада анда төзекләндерү эшләре башланачак. Районга килү уңаеннан, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре биредәге эш белән таныштылар.
Башка культура һәм тарихи-мәдәни мирас объектларыннан кала, Питрәч районында керәшен мәдәнияте музее да эшли. Ул борыңгы бинада урнашкан. Ике катта керәшен көнкүреше һәм мәдәнияте әйберләрен үз эченә алган экспозиция бар. Экскурсия барышында керәшен халкының аш-су, буыннар мирасы, гаилә тормышы, бәйрәм һәм гореф-гадәтләр үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин.
Питрәч районында кунаклар өчен Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музее да бик кызыклы. Әлеге музей 2010 елда Петр Гаврилов тууга 110 яшь тулу уңаеннан аның туган авылы Әлбәдәндә ачылган. Майор Гаврилов батырлыгы турында дистәләгән китап язылган һәм нәфис фильмнар төшерелгән (мисалга, «Брестская крепость»).
Күпләргә таныш бу батырлык тарихы: Петр Михаил улы үзе генә калгач, 125нче укчылар полкының ат абзарында качып тора. Соңгы сугышны көткән арада ачлык белән тартыша, тормыш өчен көрәшә. Янына 2 пистолет һәм 5 гранат тезә, 14 патрон санап куя, исән килеш әсирлеккә төшмәс өчен ахыргача көрәшергә үз-үзенә сүз куя. Сугыш 1941 елның 23 июлендә була. Гаврилов аңын җуйганчы дошманнар белән атыша.
Узган елны музей территориясендә реконструкторлар фестивале үткән. Анда бөтен Россия буйлап 5 мең кеше катнашкан. Самолетлар очу һәм сугышчыларны әсирлеккә алу чараны аеруча да чынбарлыкка охшаш итеп күрсәткән. Әлеге фестивальне ел да үткәрергә планлаштыралар.
«Район үсә, биредә милли-мәдәни гореф-гадәтләрне һәм тарихны саклаучы һәм үстерүче тагын бер объект — Халыклар дуслыгы йорты ачылу — Питрәч районы өчен генә түгел, ә тулаем республика өчен дә мөһим вакыйга булачак», — дип сөйләде Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Анастасия Исаева.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге