Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Православиелеләр Казанда Мәрьям-Ана иконасы күренү-пәйда булу бәйрәмен билгеләп үтәчәк

Православиелеләр Казанда Мәрьям-Ана иконасы күренү-пәйда булу бәйрәмен билгеләп үтәчәк

admin 21.07.2015

(21 июль, 2015 ел) Ике чиркәү арасында хач сәфәре кылына

Бүген православиелеләр Казанда Мәрьям-Ана иконасы күренү-пәйда булу бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Әлеге икона Рус православие чиркәве (РПЦ) тарафыннан олыланганнарның берсе санала.

21е көнне сәгать иртәнге 9да Казан кремлендагы Благовещение соборында Казан һәм Татарстанның яңа митрополиты Феофан җитәкчелегендә тантаналы дини чара – литургия башлана, аннары могҗизалы саналган икона белән Крестовоздвижение чиркәвенә таба хач сәфәре (крестный ход) кылына. Шуңа бәйле рәвештә, кремльнең Воскресение манарасыннан Батурин һәм Зур Кызыл урамнары буйлап Крестовоздвижение гыйбадәтханәсенә кадәр сәгать 11дән транспорт өчен юл ярты сәгатькә ябылып тора.

Бу хакта бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге башлыгы Илнур Шакиров белешмә бирде.

Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/20/111424/ сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57