(29 января) Яклар Корея Республикасы белән Татарстанның үзара хезмәттәшлегенең киләчәге турында фикер алыштылар.
Очрашуда «Санури» партиясе лидерының махсус киңәшчесе, Корея Республика парламентының элеккеге депутаты Хьонг Хван Ан, Кённам университетында Ерак көнчыгыш тикшеренүләре институты профессоры Юн Хо Ча, ТР Президентының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фоат Комаров катнашты.
Очрашу барышында анда катнашучылар Корея һәм Татарстанның үзара хезмәттәшлегенең киләчәге буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.