(16 июль 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «А.С. Пушкинның 220 еллыгына» дип аталган сәнгать күргәзмәсен ябу тантанасы узды. Биредә рәссамнарга ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды. (ФОТО)
Күргәзмәне оештыруда катнашкан осталарны Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни беләшмәсе рәисе урынбасары Вячеслав Никифоров бүләкләде. Ул аларга иҗади уңышлар теләде.
Күкрәк билгесе БДБ рәссамнары профессиональ союзының Казан бүлеге рәисе, Россия язучылар Союзы һәм Россия рәссамнары Иҗат союзы әгъзасы Лада Аюдаг, БДБ рәссамнары профессиональ союзының Казан бүлегендә декоратив-гамәли эш өчен җаваплы Елена Шмелёва, халыкара бәйләнешләр буенча җаваплы Татьяна Родионова (Тэнч), рәссам Ирина Краснова-Волгинага тапшырылды. Яшь рәссамнар белән эш алып барганы өчен ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан архитектура-төзелеш университетының рәсем сәнгате кафедрасы профессоры Закир Батраев ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Исегезгә төшеләбез, Александр Пушкинның юбилее уңаеннан оештырылган күргәзмә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 3 июнь көнне ачылган иде.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге