Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Путин 2022 елны Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан итте

Путин 2022 елны Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан итте

admin 04.01.2022

Ил Президенты Владимир Путин имзалаган указ нигезендә 2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасына багышланачак. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен, этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген һәм этник берләшмәләрне саклап калу максатыннан [кабул ителде бу карар]», — диелә документта.

Президент хөкүмәткә ике ай эчендә оештыру комитеты булдырырга, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасы елын үткәрү буенча төп чаралар планын эшләргә һәм расларга кушты.

Путин 2022 елны Мәдәни мирас елы дип игълан итү тәкъдимен 2019 елның ноябрендә үк хуплады. Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышында ул ел программасын «яхшы һәм эчтәлекле» тулыландырырга һәм Россиянең һәр төбәгенең үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәклеген билгеләп үтте.

РБК материалы тәрҗемәсе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57