Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Путин милләтләр эшләре буенча Федераль агентство төзергә боерды

Путин милләтләр эшләре буенча Федераль агентство төзергә боерды

admin 13.03.2015

(13 март 2015)  Рәсәй хөкүмәте милләтара, конфессияара мәсьәләләрне үз кулына алырдай  әлеге оешманы төзү буенча бер ай вакыт эчендә Президентка үз тәкъдимнәрен кертергә тиеш. Ил башлыгының югарыда әйтелгән әмере турында “Известия” газетасы хәбәр итә.

Милләтара мөнәсәбәтләрдә, этноконфессия өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру,  Рәсәй халыкларының бердәмлеген ныгыту һәм аларның этно-мәдәни үсешен тәэмин итү — Ведомствоның төп бурычы әнә шулардан гыйбарәт. Болардан тыш агентство максатка юнәлтелгән федераль программаларны, этникара, конфессияара мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләрне дәүләт күләмендә күзәтчелек астына алачак.

Исегезгә төшерәбез, 2014 елның 8 сентябрендә Рәсәй  Президенты  Владимир Путин Рәсәй халыкларының этно-мәдәни үсеше өчен җаваплы булган Төбәкләр үсеше Министрлыгын бетерү турындагы Указга кул куйган иде.  Министрлыкны бетерү турындагы документтан күренгәнчә, ул дәүләт идарәсе системасын тагын да камилләштерү максатыннан эшләнде.  Министрлык функцияләрен икътисади үсеш, финанслар министрлыгы, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, мәдәният, юстиция министрлыкларына тапшырылган иде.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57