Россия Президенты Владимир Путин фәнни-технологик үсешнең өстенлекле юнәлешләрен һәм мөһим фән казанышларына нигезләнгән технологияләр исемлеген раслады. Алар арасында Россия җәмгыятенең социомәдәни үзенчәлеген ныгыту, иҗтимагый һәм милләтара мөнәсәбәтләрне формалаштыру һәм социаль-психологик технологияләрен үстерү тора. Дәүләт башлыгы тарафыннан имзаланган Указ хокукый актлар бастырып чыгарыла торган рәсми порталда урнаштырылган.
Документта фәнни-технологик үсешнең җиде өстенлекле юнәлеше китерелә. Бу югары нәтиҗәле һәм ресурсларны саклаучы энергетика; профилактик һәм персональләштерелгән медицина; югары продуктив һәм табигый мохит үзгәрешләренә чыдам авыл хуҗалыгы; мәгълүмат алу, саклау, тапшыру һәм эшкәртү куркынычсызлыгы; интеллектуаль транспорт һәм телекоммуникация системалары, шул исәптән автоном транспорт чаралары; климат үзгәрешләренә яраклашу; Россия җәмгыятенең социомәдәни үзенчәлеген ныгыту һәм аның белем дәрәҗәсен арттыру.
«6 ай эчендә бердәмлекне тәэмин итү буенча фәнни-технологик үсешнең өстенлекле юнәлешләрен куллануны һәм фәнни-технологик үсеш өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырганда иң мөһим фәнни технологияләр исемлеге буенча чаралар комплексын гамәлгә ашырырга, шул исәптән әлеге Указ нигезендә Россия законнарына үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә», — дип ачыклык кертелә текстта.
Указ имзаланган көннән, ягъни 2024 елның 18 июненнән, үз көченә керде.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге