Илдә милләтара килешүнең мөһимлеген ассызыклап, президент Владимир Путин: «Мәдәни күптөрлелек — Россиянең конкурент өстенлеге»- дип белдерде.
«Барлык закон чыгаручылардан милләтара килешү, гражданнар тынычлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирүләрен сорыйм. Этносларның күптөрлелеге, без сезнең белән бу хакта һәрвакыт сөйлибез, илебезнең гореф- гадәтләре, мәдәниятләре — бу, һичшиксез, безнең уртак байлыгыбыз һәм конкурент өстенлегебез»,-диде ул Санкт-Петербургтагы Закон чыгаручылар Советы утырышында.
«Һәр халык һәм этнос бер-берсен тулыландыра һәм планетаның күпчелек илләре белән дуслык мөнәсәбәтләрен үстерергә, үзара ышаныч, хөрмәт нигезендә гадел күпполяр дөнья төзелешен формалаштыруда катнашырга ярдәм итә», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Элегрәк Владимир Путин: «Россия мәдәнияте уникаль, кызыклы һәм күптөрле, ә чит ил кешеләренә аның белән якынрак танышуның мәгънәсе бар», — дип белдергән иде.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге,
«Милли акцент» материаллары буенча.