Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Путинга «Россия китаплары» фестиваленда Тукайның «Шүрәле» китабы бүләк ителде

Путинга «Россия китаплары» фестиваленда Тукайның «Шүрәле» китабы бүләк ителде

admin 26.06.2015

(26 июнь, 2015 ел) Китап фестивале исә 25-28 июньдә Мәскәүдә Кызыл мәйданда уза һәм Әдәбият елының иң зур чараларының берсе санала.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин «Россия китаплары» Мәскәү фестиваленда булды, ул анда Татарстан нәшриятлары стенды белән дә танышты.

«Татар-информ» агентлыгына «Татарстан китап нәшрияты» ДУП генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр иткәнчә, фестивальда Россиянең бөтен төбәкләре катнаша. Путин Якутия, Кырым һәм Татарстан китап продукциясе тәкъдим ителгән стендлар белән танышкан.  

Дәүләт башлыгы фестивальда Татарстан ягыннан катнашучы Илдар Сәгъдәтшиннан республикада күпме китап, кайсы телләрдә басылу һәм китап укучылар булу-булмау белән кызыксынган.

Владимир Путинга истәлеккә Г.Тукайның Татарстан китап нәшрияты 2014 елда дөньяның 15 телендә бастырган «Шүрәле» китабы бүләк ителде. Россия Президенты бу әсәрнең немец телендә булу-булмавы белән кызыксынган. «Мин китапта Тукай әсәрләренең немец һәм кытай телләренә дә тәрҗемәсе булуны әйттем», — диде И.Сәгъдәтшин.

Путин китапны зур кызыксыну белән караган һәм берничә юлын укыган. Аңа китапның Россиянең иң яхшы 100 китабы исемлегенә кертелүен дә әйткәннәр.

Татарстан нәшриятлары стендында барлыгы 1150 китап тәкъдим ителгән. Узган ел республикада 1,5 млн тираж белән 1,5 мең төр китап бастырылган.

Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru/  сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57