Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Пылау фестивале һәм киез итекләрдә хоккей: Казан ипподромында Нәүрүз узды

Пылау фестивале һәм киез итекләрдә хоккей: Казан ипподромында Нәүрүз узды

admin 22.03.2021

(22 март 2021) Казан ипподромында Нәүрүз милли бәйрәменә багышланган халык күңел ачулары узды. Яз килүен төрки һәм иран халыклары вәкилләре билгеләп үтте. (ФОТО)

vFf1ib3xz48

Төп сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары чыгыш ясады. Бәйрәм кунаклары өчен фотозона, «Этномаркет» җоештырылган иде. Этномаркетта милли бизәкләр төшерелгән төрле сувенирлар һәм аксессуарлар сатып алырга мөмкин иде.

Нәүрүз ел саен төрки һәм иран халыклары тарафыннан 21 март — язгы көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә.

x09nYbVdHUs

Шулай ук бәйрәмдә беренче тапкыр пылау фестивале дә узды. Жюри иң яхшы плауны билгеләү өчен өч кандидат тәкъдим иткән ризыктан авыз итте. Җиңүчегә тематик бүләк — казан тапшырылды. Бәйрәмдә пылаудан тыш, сөмәләк — бодайның шыттырылган бөртекләреннән әзерләнгән төрки һәм иран халыклары ризыгын татып карарга мөмкин иде.

KbXac4GHG1k

Моннан тыш, казанлылар традицион халык уеннарында катнаша, джамперлар тамашасын карый, милли-мәдәни берләшмәләр командалары арасында оештырылган киез итекләрдә хоккей буенча чемпионатны карый алды. Җиңүче командага тәкә бүләк иттеләр.

vweZwof7U50

Татар-информ материалыннан тәрҗемә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57