Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Пылау фестивале, матурлык конкурсы һәм этномаркет: 2021 елда Нәүрүз бәйрәме кунакларын нәрсә көтә

Пылау фестивале, матурлык конкурсы һәм этномаркет: 2021 елда Нәүрүз бәйрәме кунакларын нәрсә көтә

admin 16.03.2021

(16 март 2021) Казанда Республика Нәүрүз бәйрәме – дөньяның иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе үтәчәк. Ул төрки һәм иран халыкларында яңа ел җитүне билгели. Бәйрәм 21 март көнне Казан ипподромында узачак.

заставка-науруз

Бәйрәм 10: 00 сәгатьтә башлана, рәсми ачылыш 12:00 сәгатьтә.

Бәйрәм кунаклары өчен кызыклы күңел-ачу чаралары әзерләнгән:

  • Төп сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары катнашында күпмилләтле концерт программасы булачак.
  • Татарстанда бәйрәм тарихында беренче тапкыр «Пылау фестивале» узачак. Халык тавыш бирү юлы белән иң яхшы рецепт һәм пылау әзерләү остасы билгеләнәчәк. Җиңүчегә бүләккә казан биреләчәк.
  • Нәүрүзнең төп атрибутларыннан берсе – шыттырылган бодай бөртекләреннән ясалучы сумалактан авыз итәргә мөмкин булачак.
  • Барлык кунаклар да Нәүрүзнең традицион халык уеннарында катнаша ала. Катнашучылар һәм җиңүчеләр махсус бүләкләр алачак.
  • Бәйрәм кысаларында «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсы узачак. Милли җәмгыятьләрнең иң матур кызлары милли киемнәр һәм талантларын күрсәтәчәк.
  • Бәйрәм кысаларында беренче тапкыр «Нәүрүз батыр» бәйгесе узачак.
  • Бәйрәм кунаклары урам театры һәм джамперлар тамашасын күрәчәкләр.
  • Беренче тапкыр милли-мәдәни оешмалар арасында киез итекләрдә хоккей буенча чемпионат оештырылачак.
  • Көн дәвамында Нәүрүз мәйданында Этномаркет эшләячәк. Анда милли эшләнмәләрне сатып алу мөмкинлеге булачак.
  • Беренче тапкыр социаль челтәрләрдә бәйрәмнең турыдан-туры трансляциясе алып барылачак.

Нәүрүз бәйрәменең оештыручылары: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәмендә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57