«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара һәм «Йортыбыз — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең Гала-концерты узды. Бәйрәм Татарстанның барлык почмакларыннан килгән дистәләгән милләт вәкилләрен берләштерде. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. (ВИДЕО 1) (ВИДЕО 2) (ФОТО)
Бәйрәм көне эшлекле программадан башланды: республика районнары һәм шәһәрләреннән килгән белгечләр 7 секциядә катнашып, төрле өлкәләрдә яңа компетенцияләр ала алдылар, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Алга таба милли сәясәт өлкәсе белгечләре, хакимият органнары, иҗтимагый милли берләшмәләр вәкилләре — тулаем алганда йөзләгән кеше «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясендә катнаша алды.
Бәйрәм концерты алдыннан фойеда төрле күргәзмәләр, мастер-класслар эшләде. Кунаклар төрки, фин-угор һәм славян халыклары милли бәйрәмнәрен, җыр-биюләрен, аш-суларын, шулай ук Татарстан Республикасының чигелгән картасын, халык уен кораллары күргәзмәләрен күрә алды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге бәйрәм — зур Ватаныбыз халыкларының бердәмлеген раслау, уртак казанышлар һәм җиңүләр символы:
«Без бергәләп эшләгәндә генә, дуслыкта һәм татулыкта яшәгәндә генә көчле. Безнең бердәмлек аеруча мөһим, чөнки илгә моңарчы күрелмәгән басым ясала, Россия дошманнары җәмгыятькә бүлгәләнүләр кертергә, кешеләрне милли һәм конфессия билгеләре буенча капма-каршыкуярга тырыша».
Ил суверенитетын яклауның, аның алга таба иҗади үсешенең аерылгысыз шарты, Татарстан Рәисе сүзләренчә, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасында тынычлык һәм татулыкны саклау булып тора.
«Бу максаттан республикада төрле дәүләт программалары гамәлгә ашырыла. Этномәдәни хәрәкәткә ярдәм итүгә, рухилыкны торгызуга зур игътибар бирелә. Татарстанда яшәүче халыкларның телләре, мәдәниятләре һәм традицияләре үсеше өчен шартлар тудырыла. Республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында зур эш алып барыла», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген республикада 13 Халыклар дуслыгы йорты һәм үзәге, 100гә якын милли-мәдәни үзәк эшли. Дәүләт хакимияте органнары һәм милли-мәдәни оешмаларның үзара эшчәнлегендә Татарстан халыклары Ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Рус милли-мәдәни берләшмәсе, ТР Мөселманнары диния нәзарәте, Рус Православие чиркәве митрополиясе мөһим роль уйный.
«Йортыбыз – Татарстан» этномәдәни фестивале соңгы елларда бөтен республиканы колачлады. Символик рәвештә ул Халыклар бердәмлеге көне алдыннан уза. Бүген сезнең алда Татарстанның иң яхшы халык коллективлары чыгыш ясый. Чарада катнашучыларның барысына да энтузиазм, туган мәдәнияткә мәхәббәт һәм аны популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип өстәде ТР Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов республика халыкларының этномәдәни үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның берничә дәүләт бүләген тапшырды. Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» республика конкурсында җиңүчеләр дипломнар алды. Гран-прига Арча районы ия булды.
Бәйрәм чарасы «Йортыбыз – Татарстан» Республика этномәдәни фестиваленең бәйрәм Гала-концерты белән дәвам итте. Сәхнәдә ТР районнарында узган җиде зона турларын үткән иң яхшы милли иҗат коллективлары чыгыш ясады. 500дән артык артист Татарстан Республикасында яшәүче дистәләгән халыкларның мәдәниятен чагылдырган вокал, хореография һәм инструменталь номерлар тәкъдим итте.
ТР Рәисе Матбугат хезмәте материалы буенча Дуслык йортының мәгълүмат үзәге