Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Радуга» — «Салават күпере» республикакүләм фестивале Яр Чаллы шәһәрендә гала-концерт белән тәмамланды

«Радуга» — «Салават күпере» республикакүләм фестивале Яр Чаллы шәһәрендә гала-концерт белән тәмамланды

admin 29.04.2017

(29 апрель, 2017 ел) Яр Чаллы шәһәрендә «Радуга» — «Салават күпере» — 2017 республикакүләм балалар һәм яшьүсмерләр милли мәдәният фестиваленең гала-концерт узды. Чарада Татарстан буйлап иң әйбәт коллективлар чыгыш ясады. (ФОТО)

Сайлап алу турлары ике этапта узды: муниципаль һәм зона турлары.

Гала-концертта катнашучыларны һәм тамашачыларны Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты, ТР Дәүләт Советы директоры Ирек Шәрипов котлады:

— «Салават күпере» һәм «Татарстан — уртак йортыбыз» фестивальләре төрле милләт вәкилләре өчен матурлык дөньясына ачылган ишек булуы белән аерылып тора. Биредә без аунтетик башкаруны күзәтәбез. Фестиваль республикабызның мәдәни тормышында зур роль уйный, аның һәр катнашучысы безнең өчен бик якын һәм мөхим.

Ирек Шәрипов фестивальне оештыру һәм үткәрүдә ярдәм иткән Яр Чаллы шәһәре җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.

Концерт программасын татар, рус, чуаш, грузин, мордва, мари, казах, төрекмән, монгол, әрмән һәм дагыстан номерлары тәшкил итте.

Искәртеп үтәбез, «Салават күпере» фестивале Татарстанда 2013 елдан оештырыла. Шул вакыт аралыгында республика буйлап меңләгән төрле милләт балалары һәм яшьүсмерләре аның катнашучылары булырга өлгерде.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Җиңү паркында «Канәфер аллеясе» ачылды
Далее: 16 майда Казанда милли-мәдәни автономияләрнең роленә багышланган Халыкара конференция узачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57