(31 май, 2016 ел) Казан кремлендәге Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда “ХХ гасыр татар тарихы” темасына багышланган “Акыл фабрикасы” чираттагы белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе лекторие уздырылды.
Татар тарихына битараф булмаганнарны җыйган һәм ике дәүләт телендә барган әлеге чарага килүчеләр арасында яшьләр күпчелекне тәшкил итте. Лекторийга “Казан кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева да килгән иде.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин билгеләп үткәнчә, бүгенге “Акыл фабрикасы” элек үткәрелгәннәреннән лекторий рәвешендә уздырылуы белән аерылып тора.
Бүгенге чарада ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, әлеге академиянең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов катнашып чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасына нигез салучылар турында бәян итте. Күренекле тарихчы билгеләп үткәнчә, татарлар ментальлеге белән – дәүләтле халык. Алар борынгыдан бөек дәүләтләр тоткан. Шуңа XX йөз башында, революциягә кадәрге чорда, татарларның дәүләтчелек турында хыяллануы очраклы хәл түгел, ә табигый күренеш. Чөнки бу хыял халык хәтерендә һәрвакыт яшәгән, дип билгеләп үтте ул.
Рафаил Хәким сүзләренчә, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында, капиталистик мөнәсәбәтләр үсеш алган чорда, татар халкы Европа тибындагы тулыканлы милләт буларак формалаша. Милли мәгариф, матбугат барлыкка килә, сәяси партияләр оеша. Татарлар күңелендә гасырлар буена яшәгән дәүләтчелек хисләренең ташкын булып бәреп чыгуы да нәкъ менә шушы чорга туры килә. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң татарлар үзләренең дәүләтчелеген торгызу юнәлешендә беренче омтылыш ясый, аерым алганда, “Идел-Урал штаты” татар-башкорт республикасы төзү тәкъдиме белән чыга. Ул Татарстан, Башкортстан, Оренбург территорияләрен колачларга тиеш була. “Идел-Урал” штаты чишмә башында милләтебезнең Садри Максуди, Гаяз Исхакый кебек күренекле шәхесләре торган. Әмма большевиклар хакимияте бу дәүләтнең көчәеп, ныгып китүеннән куркып, аны төзүгә аяк чала. Күренекле сәясәтчеләр Мирсәет Солтангалиев, Мулланур Вахитов белән берлектә, “Идел-Урал штаты” идеясенә альтернатива буларак мөстәкыйль татар социалистик дәүләт төзү фикерен алга сөрә һәм бу ниятләрен большевиклар ярдәме белән гамәлгә ашыра.
Рафаил Хәкимов Татарстан Республикасына нигез салган төп сәясәтчеләр, идеологлар дип Садри Максудины, Мулланур Вахитов, Мирсәет Солтангалиев һәм Гаяз Исхакыйны атады.
Бүгенге лекторий кысаларында «Татарларның килеп чыгышы» дип аталган 5 минут 39 секундлык видеоролик премьерасы булды. Видеоролик Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, «Татармультфильм» оешмасы һәм Татар балалар нәшриятының уртак проекты булуын билгеләп үтик. Караучылар аудиториясен киңәйтү максатыннан, ул татар, рус һәм инглиз телләрендә эшләнгән. Бүген аның татарча варианты тәкъдим ителде. «Татарларның килеп чыгышы» – Татарстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр өчен яңа продуктлар башлангычы. “Тарихы булмаган халык әти-әнисе булмаган балага тиң” дигән хакыйкатьне искәртүдән башланган әлеге хезмәт безнең эрага кадәр 230 еллардан башлап Алтайдагы Һун дәүләтеннән алып Идел буендагы Казан ханлыгы чорына кадәр вакытны, татар халкының формалашу тарихын күзалларга ярдәм итә, халкыбыз тарихын тагын бер кат күздән кичерү мөмкинлеге булдыра. Аның теле шактый гади, аңлаешлы. Шуңа видеороликны мәктәптә тарих дәресләрендә укучыларга күрсәтү аеруча файдалы булыр иде дип күзаллана. Хезмәтнең М.Гыйбатдинов, А.Ганиев, Р.Вәлиев, Р.Хәкимов авторлыгында дөнья күрүен дә билгеләп үтү урынлыдыр.
Видеоролик презентациясеннән соң Казан федераль университетының татарларны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков “100 ел элек татарлар арасында барган иҗтимагый бәхәсләр” темасына чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, татарлар милләт буларак чагыштырмача яшь халык, милләт буларак үзен аңлау өчен шактый озын юл узган. Бу юлны без тарихи китаплар ярдәмендә кабат күз уңыннан кичерә алабыз. Шулар арасында Хөсәен Әмирханның «Тәварихе Болгария», Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мостафа әл-әхбәр фи әхвәли Казан вә Болгар» китаплары аерым урын тота, диде ул.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Татарстанның альтернатив проектлары турында бәян итте. Аның фикеренчә, татар проектлары әзерләгәндә Европа тәҗрибәсенә таяну зарур, шулай ук татар белгечләре, галимнәре эшчәнлеге дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел.
“Акыл фабрикасы” белем бирү мәктәбе лекторие төркемнәрдә «Татарстановедение» дип аталган интерактив уен белән төгәлләнде. Һәр командага сораулар язылган карточкалар өләшенде. Иң күп балл җыеп җиңүгә лаек булган командадагы һәр кешегә бүләккә Гаяз Исхакый китабы тапшырылды.