(19 июнь, 2015 ел) 18 июннән рамазан ае башланды, Аллаһ Тәгалә ошбу фарыз уразаларыбызны җиренә җиткереп тотып бөтерергә насыйп әйләсен.
Бу хөрмәтле айны мөселманнар уразада, гамәл-гыйбадәттә үткәрәләр, җәмәгать белән таравих намазларын укыйлар. Татарстан Җөмһүрияте Диния Назараты карары буенча ястү намазы кояш баеганнан соң 1 сәгать 30 минут узгач укыла. Таравих намазы исә ястүдән соң 20 рәкәгать итеп укыла.
akmechet.ru.