Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рәссамнар һәм сәнгать белгечләре күренекле рәссам Илдар Хановны искә алды

Рәссамнар һәм сәнгать белгечләре күренекле рәссам Илдар Хановны искә алды

admin 19.12.2025

Күренекле рәссам-монументалист Илдар Хановның тууына 85 ел тулу уңаеннан уздырылган искә алу кичәсе рәссамга багышланган документаль фильмнарның берсеннән башланды. Кичә «Ногай» кунакханәсенең Муса Җәлил исемендәге залында узды.

«Бу уникаль күренеш – рәссам үзе исән чагында күпме фильм төшерелгән: документаль, нәфис фильмнар. Болар бит ул сорап йөреп төшерелгән эшләр түгел, Россия Мәдәният министрлыгы катнашы белән төшерелгәнннәре дә, журналистлар кызыксынып төшерелгәннәре дә булды», – диде рәссамның иҗатташы һәм хатыны булган сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова – бүгенге кичәнең оештыручысы һәм алып баручысы.

 

Ул алдан сценарий төзелсә дә, бу искә алу кичәсен ирекле тәртиптә алып барачагын әйтте: «Илдар шулай телидер кебек. Бүген кичәнең нинди булачагын алдан күз алдына да китерә алмыйм», – диде Рауза Солтанова.

«Мин бүген бик дулкынланам, чөнки янәшәмдә Илдар юк. Ул һәрвакыт янәшәмдә була иде. Аның янында булганда кыенлыклар күрмәдем. Аның гаҗәеп көчле энергетикасы бар иде. Аның дуслары да күп иде – соңрак алар барысы да минем дусларыма да әверелде», – дип сөйләде алып баручы.

Рауза Солтанова үз архивында сакланып калган документлар нигезендә Илдар Хановның тәрҗемәи хәлен искә төшереп үтте. Сүз уңаеннан рәссам тормышының теге яки бу чорында аның янәшәсендә булган кешеләргә сүз бирде.

Залда Илдар Ханов эшләреннән күргәзмә куелган иде. Шулай ук рәссам архивында булып, Иске Аракчинода урнашкан «Галәм гыйбадәтханәсе»ндәге янгынга эләкмичә сакланып калган китаплар да куелган иде.

Кунакларга Илдар Хановка багышлап чыгарылган китап-альбом бүләк ителде.

Кичәне оештыручылар – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбят һәм сәнгать институты, Сәнгать белгечеләре ассоциациясенең Татарстан бүлеге, Татарстан Рәссамнар берлеге, Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге.

Татар-информ

Continue Reading

Previous: Камал театрында: “Шүрәле – урман хуҗасы: фольклор, фән һәм хыял чигендә” дигән лекция укылачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57