Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Разил Вәлиев: “Бер-береңнең телен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү Татарстан халыкларының дуслыгы нигезе булып тора”

Разил Вәлиев: “Бер-береңнең телен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү Татарстан халыкларының дуслыгы нигезе булып тора”

admin 25.03.2015

(25 март 2015) ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев КФУның Психология һәм мәгариф институты студентлары белән очрашты.

 Очрашу башланганчы, студентлар өчен парламент үзәгенә, Дәүләт Советы тарихы музеена һәм китапханәсенә экскурсия оештырылды.

Булачак татар теле һәм әдәбияты укытучыларына парламент эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Разил Вәлиев Татарстанда милләтләр һәм диннәр арасындагы хезмәттәшлек һәм тынычлык өчен законнарның әһәмиятен билгеләп үтте. “Үзара аңлашу, бер-береңнең телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятын хөрмәт итү Татарстан кебек күп милләтле төбәктә тынычлыкның төп шарты булып тора, — диде парламентарий. – Безнең Дәүләт Советы киләчәктә дә җәмгыятебездә тынычлык һәм иминлекне, дуслыкны саклап калу юнәлешендә актив эшләячәк”.

Разил Вәлиев сүзләренчә, татар теле дәресләре санын рус теле дәресләре саны белән тигезләү, ул дәресләрнең сыйфатын яхшырту бурычы, бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыру хокукы бирү һәм башка шундый сораулар комитет әгъзалары өчен актуаль эш юнәлешләре булып кала.

Депутат студентларның сорауларына да җавап бирде, дип хәбәр итә парламентның җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек итү бүлеге.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57