(11 декабрь, 2015 ел) “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Милләт аналары” татар мөселман хатын-кызлары форумының пленар утырышы уздырылды.
Утырышта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Президенты Аппараты карамагындагы Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе баш киңәшчесе Илдар Сәлахов, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев һ.б.лар катнашты. Форум эшенә Татарстан районнарыннан, шулай ук Россия төбәкләреннән җәмгысе 200 делегат чакырулы.
“Милләт аналары” форумы “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тарафыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар когрессы Башкарма комитеты ярдәме белән, югарыда телгә алынган иҗтимагый оешманың 20 еллыгы һәм мәгърифәтче татар хатын-кызлары – Мөхлисә Бубыйның тууына 145 ел, Фатиха Аитованың тууына 150 ел тулу уңаеннан, үткәрелә.
“2014-2020 елларда Татарстан Республикасында милли дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру” программасы кысаларында оештырылган бу чараның төп максаты – җәмгыятьтә мөселман хатын-кызларның ролен үстерү, балалар һәм яшьләр арасында татар халкының дини мирасын популярлаштыру, рухи-әхлакый, милли-мәдәни, социаль юнәлештәге проектлар тәкъдим итү, радикаль агымнарга каршы көрәш ысулларын камилләштерү.
“Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира апа Әдиятуллина әйтүенчә, бүген әлеге оешма вәкилләрен борчыган проблемаларның берсе – исламда барлыкка килгән радикаль агымнар. Аның фикеренчә, Россиядә тыелган “Ислам дәүләте” террористик оешмасы ислам диненә, мөселманнарга тап төшерә.
“Бу оешмага керүчеләр – ислам динендәгеләр дә, исламчылар да, ислам дәүләтендәгеләр дә түгел, ә җәмгыятьне таркатучы кара көчләр. Алар белән нәтиҗәле көрәшү өчен үзебезнең традицион ислам кыйммәтләренә, татар дин әһелләре мирасына таянырга кирәк. Татар милләте – көчле, бөек, иманлы, чиста калебле, изге ниятле халык, шуңа без бу агымнардан сакланырбыз дип уйлыйм”, – дип фикер уртаклашты Әлмира ханым.
Пленар утырышта дәүләт вәкиле буларак чыгыш ясаган Илдар Сәлахов ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның сәламләү хатын укып узды. “20 ел дәвамында “Мөслимә” оешмасы татар халкының рухи яңарышына зур өлеш кертте. Форум иҗтимагый тотрыклылыкны һәм татулыкны, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклауда ярдәм итәр дип ышанам”, – дигән сүзләр бар иде хатта.
Разил Вәлиев тарих сәхифәләренә барлап, татар халкының иң авыр чакларында, милләтнең язмышы хәл ителгәндә үзләрен корбан итүчеләр дә, алгы рәткә чыгучылар да нәкъ менә хатын-кызлар булды, диде. Ул форум делегатларына мөрәҗәгать итеп: “Сез – гаиләбезнең дә, милләтебезнең дә, республикабызның да, илебезнең дә тоткасы. Иманлы татар хатын-кызлары булганда, билгеле, милләтебез беркайчан да юкка чыкмаячак”, – дип ассызыклады.
ТР Дәүләт Советы депутаты бүген дә халкыбызның язмышы хәл ителгән җаваплы чорда яшәвебезгә игътибарны юнәлтеп, милләтне яшәтер өчен дәүләтчелек һәм иман заруриятен билгеләп узды. Ул милли мәктәп, мәгариф мәсьәләсенең иң “авырткан җир” булуына тукталып, ни кызганыч, бүген туган телдә белем бирә торган мәктәпләргә куркыныч яный, авылда балалар саны кими, ә милли мәктәбе, мәгарифе булмаган милләтнең киләчәге юк, иман белән бергә туган телебез турында да кайгырту зарур, дип билгеләп узды.
Утырышта шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, “Ярдәм” тернәкләнерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинов, Ульяновск өлкәсеннән килгән делегатлар чыгыш ясады.
Форумның төшке аштан соңгы икенче өлешендә милли-мәдәни, рухи-әхлакый, социаль хезмәт юнәлешләренә багышланган проеклар тәкъдим ителде, чарага йомгак ясалды һәм резолюция кабул ителде.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru, фотолар http://intertat.ru сайтыннан алынды.