Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ренат Вәлиуллин «Канун.Парламент.Жэмгыять» тапшыруына интервью бирде

Ренат Вәлиуллин «Канун.Парламент.Жэмгыять» тапшыруына интервью бирде

admin 12.11.2024

Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин ТНВ телеканалында «Канун.Парламент.Жэмгыять» программасында интервью бирде. Телепроект Ассамблея һәм ТР Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлегенә, шулай ук милли-мәдәни артономия эшенә һәм республикада күпмилләтле тынычлык һәм татулык темасына багышланды.

 «Бөтен Татарстан буенча 270 иҗтимагый оешма эшли. Ассамблея составындагы 42 милли-мәдәни автономия үз халкының мәдәниятен һәм телен саклап кына калмый, бәлки ватандашлары белән дә зур эш алып бара. Бу автономияләрнең иң зур таянычыбыз-җитәкчеләре һәм активистлары. Алар Татарстанда тынычлык һәм татулыкны саклауга юнәлтелгән иҗади эшкә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, милли сәясәт ил җитәкчелегенең дә, республика җитәкчелегенең дә өстенлекле бурычларының берсе булып тора,» — дип ассызыклады үз интервьюсында Ренат Вәлиуллин.

Белешмә:

«Канун.Парламент.Жэмгыять.» программасы ТНВ телеканалында Татарстан Республикасы Парламентында барган вакыйгалар турында сөйли. Ул ТРда гражданлык җәмгыятенең закон чыгару инициативаларын һәм карашын яктырта. Казан шәһәре һәм республика халкының теге яки бу мәсьәлә буенча фикерен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Программа эфирга атнага 2 тапкыр чыга: шимбә көнне 13.00 сәгатьтә һәм дүшәмбе көнне 10:50 сәгатьтә.

ТХДЙ мәгълүмат үзәге.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57