(25 сентябрь, 2015 ел) Федераль миграция хезмәте рәсмиләштерелмәгән 500 мигрантка мәңгегә Россиягә керү мөмкинлеген япкан, дип хәбәр итә ТАСС Федераль миграция хезмәтенең матбугат хезмәтенә сылтама ясап.
Россия законнарын бозу сәбәпле, барлыгы 1,5 миллионнан артык чит ил кешесенә илгә керү мөмкинлеге ябылган. Аларның күбесе күпмедер вакыттан соң Россиягә кайта алачак, әмма бу исемлеккә аеруча да явыз 500 закон бозучы кермәячәк. Федераль миграция хезмәтенең махсус кабул итү пунктларыннан качкан өчен рәсмиләштерелмәгән чит ил кешеләренә әнә шундый җәза бирелгән.
Махсус кабул итү пунктларында мигрантларны административ җәза һәм мәҗбүриләп илдән чыгару көтә. Хәзергә мондый оешмалар Россиянең 77 субъектында бар. 2014 елда анда Федераль миграция хезмәтенең махсус кабул итү пунктларына якынча 38 мең кеше кергән. Аларның күбесен туган якларына җибәргәннәр. Билетны чит ил кешеләре я үзләре ала, я туганнары алып бирә. Кайберәүләр махсус оешмалардан качу әмәлен дә таба.
Мәгълүмат http://nazaccent.ru сайтыннан алынды