Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Республикада «Татарстан — уртак йортыбыз 2017» фестиваленең зона сайлап алу турлары төгәлләнде

Республикада «Татарстан — уртак йортыбыз 2017» фестиваленең зона сайлап алу турлары төгәлләнде

admin 11.09.2017

(11 сентябрь, 2017 ел) Татарстанда «Татарстан — уртак йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең зона сайлап алу турлары төгәлләнде. Гала-концерт Казанда 4 ноябрьдә — Халыклар бердәмлеге көнендә үтәчәк.

Фестиваль өч этапта үтте. I этап — 20-27 сентябрь аралыгында ТР муниципаль районнары һәм шәһәрләрендә. II этап — 1-17 октябрь аралыгында зона турлары.

Зона турлары үтү вакыты һәм урыны түбәндәгечә иде:

  1. Тәтеш зонасы, 3 октябрь, сишәмбе (Тәтеш районы, район Мәдәният йорты): Тәтеш, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан районнары;
  2. Арча зонасы, 4 октябрь, чәршәмбе (Арча, район Мәдәният йорты): Теләче, Саба, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Арча, Әтнә районнары;
  3. Нурлат зонасы, 6 октябрь, җомга (Нурлат, Халыклар Дуслыгы йорты): Чистай, Спасс, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Аксубай районнары;
  4. Чаллы зонасы, 10 октябрь, сишәмбе (Яр Чаллы, «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты): Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Тукай, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнары;
  5. Казан зонасы, 11 октябрь, чәршәмбе (Казан, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты): Казан шәһәре, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары.
  6. Лениногорск зонасы, 12 октябрь, пәнҗешәмбе (Лениногорск, район Мәдәният йорты): Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнары.
  7. Сарман зонасы, 17 октябрь, сишәмбе (Сарман, район Мәдәният йорты): Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай районнары.

Фестиваль турындагы мәгълүмат белән сылтама аша узып белергә мөмкин: Положение Наш Дом — Татарстан 2017.

Исегезгә төшерәбез, узган елны фестивальдә 1200дән артык кеше катнашты, ә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гала-концертның мөхтәрәм кунагы булды.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивалендә Германиянең татар берләшмәсе катнашачак
Далее: Халыклар Дуслыгы йортында Донецктан килгән рәссам эшләре күргәзмәсе ачыла

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57