Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Республика мәдәни чараларының татар һәм рус телләрендә булырга тиешлеге тәгаенләнде

Республика мәдәни чараларының татар һәм рус телләрендә булырга тиешлеге тәгаенләнде

admin 10.01.2020

(10 гыйнвар 2020) Татарстанда мәдәни чаралар һәм алар турында игъланнар, чарасына һәм катнашучыларына карап, ике дәүләт телендә уздырылырга тиеш. Массакүләм мәдәни чаралар оештырганда дәүләт телләрен куллану турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде.

Нигезләмәгә үзгәрешләргә декабрь азагында ТР Премьер-министры Алексей Песошин имза куйган.

2013 елның 31 декабрендә Илдар Халиков имзалаган карарда Татарстан Республикасында һәм аннан читтә мәдәни чаралар уздырганда республика дәүләт телләренең тигезлеген тәэмин итү турында пункт булса да, мәдәни чараларның рус телендә уздырылуы, яки, оештыручылар теләге буенча, татарча уздырыла алуы турында пункт бар иде. Нигезләмәгә кертелгән үзгәрешләрдә мәдәни чараларның ике дәүләт телендә уздырылуы ассызыкланган.

Массакүләм мәдәни чараларның визуаль атрибутикасы, ягъни, буклетлар, чакыру билетлары, программаларның ике дәүләт телендә булырга тиешлеге күрсәтелгән. Татарстандагы башка халыклар күпләп яшәгән төбәкләрдә үткәрелгән чараларда җирле халык телләре дә кулланыла алуы да искәртелгән.

Әлеге карарда күзалланган массакүләм мәдәни чараларга спектакльләр, концертлар, ачык һавадагы фестивальләр, күргәзмәләр, халык бәйрәмнәренә бәйле чаралар, фәнни конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм башкалар керүе билгеләп үтелгән.

Ел азагында мәдәният министр Ирада Әюпова: «Безнең ике дәүләт телебез бар — рус һәм татар телләре. Бу яктан карасак, рус театрларында да бөтен контент татарчага тәрҗемә ителергә тиеш. Без ике теллелекне истә тотып, рус контентының татарча трансляцияләнүен тәэмин итәргә тиеш булабыз. Бу шактый чыгымнар сорый. Мин моны перспективалы юнәлеш дип саныйм», — диде.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57