(27 ноябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Музей – белем бирү территориясе» республика фәнни-гамәли конференциясе ачылышы узды. (ФОТО)
Чара башланыр алдыннан музей эше белгечләре өчен Дуслык йорты буенча экскурсия оештырылды, Ассамблея һәм Дуслык йорты эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде.
Конференциянең тантаналы ачылышында ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, РТ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары — Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты.
Чараның оештыручылары: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее һәм Татарстан музейлары Ассоцияциясе.
Конференциянең гамәли өлеше 27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Казан шәһәре музейларында узачак һәм төрле тематик секцияләргә бүленәчәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге