Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Р.Миңнеханов: «Бу бәйрәм татарныкы гына түгел, — ул барыбызны берләштерүче Сабан туе»

Р.Миңнеханов: «Бу бәйрәм татарныкы гына түгел, — ул барыбызны берләштерүче Сабан туе»

admin 28.05.2016

(28 май, 2016 ел) Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта республика Сабан туе уза. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар утарларын күздән кичерде.

Бәйрәмне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы президенты һәм Истанбул (Төркия) мэры Кадир Топбаш һәм әлеге оешма, “Россия-ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар, татарстанлылар тамаша кыла.

Капка төбендә милли киемле гүзәл затлар шәрәфле кунакларны икмәк һәм татар халкының милли сые чәкчәк белән каршы алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми затлар озатуында Арча, Балык Бистәсе, Лаеш, Теләче, Нурлат, Мамадыш, Биектау районнары татар утарларына, «рус авылына» да кереп чыкты. Арча ишегалдына керер алдыннан, республика башлыгы Сабан туена бүләк итеп, колгага сөлге бәйләде. Аннан кул тегермәнен гамәлдә сынап карады, остаханәләрдә Тукай әкиятләренә нигезләнеп ясалган кул эшләнмәләрен күздән кичерде.

Николай Никифоров чүлмәк вату уенында катнашты. Татар утарлары һәркайсы бик матур бизәлгән, районнарның үзләренә хас кәсепчелек эшләнмәләренә һәм күренешләргә бай. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм кунаклар ГТО комплексы мәйданчыгына керде. Сабан туе мәйданда милли бәйрәм тарихи-театральләштерелгән пролог белән башланды. Мәмәт хан турында риваять, Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» әкиятләре сәхнәләштерелгән күренешләр белән озатылды. Хәзер Каенлыкта Сабан туе тамашалары кызганнан-кыза бара.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Рөстәм Миңнеханов: «Без мөселман илләре белән якынаерга омтылабыз, без ислам дәүләтләренең бердәмлеге яклы»
Далее: Казанда Гүзәл Яхинаның “Зулейха открывает глаза” романының татарчага тәрҗемәсе тәкъдим ителә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57