Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Республикада күп милләтле пленэр уза

Республикада күп милләтле пленэр уза

admin 29.06.2021

(29 июнь 2021) Татарстанда унбер милләттән булган дистәдән артык рәссамны берләштергән «Туган киңлекләр» исемле беренче Бөтенроссия пленэры старт алды.

Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза. Рәссамнарның бурычы — республикабызда яшәүче халыкларның мәдәниятен, күптөрлелеген күрсәтү. Рәсем осталары үз эшләрен Аксубай районында башлап җибәреп, Лениногорск районында узган «Балтай» мордва бәйрәмендә дәвам иттеләр. Тагын бер нокта Әгерҗе районы булачак, анда осталар удмуртларның «Гырон быдтон» бәйрәмендә катнашачак.

Пленэр нәтиҗәләре буенча күргәзмә оештырылачак. Анда төрле милләт рәссамнары күзлегеннән Татарстан халыклары һәм мәдәниятләренең төрлелеген чагылдырган эшләр тәкъдим ителәчәк. Алар арасында — татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар, марилар, удмуртлар, белоруслар, кыргызлар, үзбәкләр, әрмәннәр һәм украиннар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57