Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Республикакүләм “Гырон быдтон” удмурт халкы мәдәнияты бәйрәме: 11 июнь, Кукмара

Республикакүләм “Гырон быдтон” удмурт халкы мәдәнияты бәйрәме: 11 июнь, Кукмара

admin 01.06.2016

11 июнь көнне Кукмара шәһәр тибындагы поселогында (Татарстан) Республикакүләм “Гырон быдтон” удмурт халкы мәдәнияты бәйрәме узачак.

Гырон быдтон — төп бәйрәмнәрнең берсе – мул уңыш сорап дога кылу. Әлеге бәйрәм удмуртларның барлык этник группаларына да таныш дип әйтергә мөмкин, әмма исемнәре төрле: “Гербер” (ягъни, сабаннан соң), “Гершид” (туры тәрҗемә: гери шид, ягъни сабан хөрмәтенә аш (ботка), “Гырон быдтон” (сөрү эшләрен тәмамлау).

Гырон быдтон чәчәк ату чорында, болында бәйрәм ителә. Удмуртлар ышануларына караганда, аларның Вось Аллалары 1 июнь көнне Купала гыйбадәтханәсеннән болыннарга чыгып китә һәм Питрау көнендә (12 июль) кайта. Шуңа күрә бу вакыт аралыгында гыйбадәтханәдә түгел, ә болында дога кылалар.

Гырон быдтон берничә көн дәвам итә: яшьләр әйлән-бәйлән, уеннар уйныйлар, шулай ук ярышлар, атта чабу оештырыла. Ә җиңүчегә бүләк итеп бизәкләп чигелгән сөлгеләр һәм янчыклар бирелә торган булган. Әлеге бүләкләрне кияүдәге хатын-кызлар алдан әзерләгән. Бу көнне туй иткәннәр, яшьләр күмәк күңел ачулар оештырганнар. Бәйрәм итү мул уңыш сорап дога кылу белән тәмамланган.

Продолжить чтение

Назад: Рафаил Хәкимов: “Татарлар ментальлеге белән – дәүләтле халык”
Далее: Фәрит Мөхәммәтшин: «Күпмилләтле Татарстанда һәркем үзен иркен тота»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57