«Гырон Быдтон» удмурт мәдәнияте бәйрәме яз-җәй айлары бәйрәмнәренең берсе – удмуртларның мул уңышка атап дога кылулары. Быел әлеге чара 1 июль көнне Татарстан Республикасының Балтач район үзәгендә узачак.
Бәйрәм төрле исемнәргә ия булса да («Гершыд» (туры тәрҗемә: геры шыд, ягъни кыр хөрмәтенә аш (ботка)), «гербер»), ул удмуртларның барлык этник группаларына да таныш.
Татарстанның удмуртлар күпләп яшәгән авылларында язгы сабан һәм чәчү эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә торган әлеге бәйрәмне «Гырон быдтон» дип атаганнар һәм атыйлар да. Ул җәйге кояш тотылышының соңгы көннәрендә, печән чабу алдыннан оештырыла торган булган.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге