Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Республикакүләм “Иван Купала” славян халкы мәдәнияты бәйрәме: 2 июль, Яр Чаллы шәһәре (Татарстан)

Республикакүләм “Иван Купала” славян халкы мәдәнияты бәйрәме: 2 июль, Яр Чаллы шәһәре (Татарстан)

admin 22.06.2016

Гадәттәгечә Иван Купала бәйрәме Яр Чаллы шәһәренең Мәләкәс елгасы ярында узачак.

8uPm-NtG7uQ-610x343

Иван Купала – савян календарендәге төп бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәм алдыннан су коену гореф-гадәтләре (“Иван Купалага каршы төн”) катлаулы йолалардан санала. Аларга шушылар керә: чәчк һәм үләннәр җыю, тәкыялар үтү, корылмаарны яшеллек белән бизәү, учак ягу, карачкыга ут төртү, учак яки яшеллек бәйләмнәре өстеннән сикереп чыгу, су сибенү, багу, убырлы сагалау һәм башкалар.

Иван Купала яки Купайла – борынгыдан славян халкында Кояш, җәй һәм печән өлгерү бәйрәме буларак билгеле. Бу көнне кешеләр чәчәк бәйләмнәрен билләренә бәйләгәннәр, башларына үләннәрдән үрелгән тәкыялар кигәннәр. Коры ботакларны бер-берсенә ышкып, катлар “тере ут” чыгарганнар, учак якканнар. Учак уртасына кояш символы – янып торган тәгәрмәч куйганнар.

Су коену бәйрәмнәре мәҗүсилек вакытында Кояш алласы хөрмәтенә оештырылган. Заманча бәйрәм итүгә күчкәннән соң Иван купала 7 июль көнне (тәгәлрәк, 7 июльгә каршы төндә) уздырыла башлый. Кайбер Европа илләре Иван яки Изге Иван көнен (Иван Купалага охшаш) элекке стильдә – 20 июньнән 26 июньгә кадәр үткәрәләр.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57