Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Республикакүләм «Нәүрүз» бәйрәме: 25 мартта 11:00 сәгатьтә Казан ипподромындагы «Хан ишегалды»нда (ВИДЕО)

Республикакүләм «Нәүрүз» бәйрәме: 25 мартта 11:00 сәгатьтә Казан ипподромындагы «Хан ишегалды»нда (ВИДЕО)

admin 21.03.2017

25 март көнне 11:00 сәгатьтә Казан ипподромы территориясендәге Хан ишегалдында «Нәүрүз» бәйрәме башланып китәчәк. (ВИДЕО)

Нәүрүз яки «Фарсы Яңа елы», — кешелек тарихындагы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Аны Кавказ, үзәк һәм көнбатыш Азия һәм Идел буе халыклары үздыра. Нәүрүзне язгы көн-төн тигезлеге чорына туры китереп бәйрәм итәләр. Күп кенә илләрдә һәм аерым республикаларда әлеге бәйрәм уңаеннан озык ял көннәре оештырыла.

Картинки по запросу навруз картинки

Бүгенге көндә Нәүрүз Яңа ел буларак Иран һәм Әфганстан, дәүләт бәйрәме буларак — Таджикистан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Әзребайҗан, Албания, Гыйрак, Һинд, Македония, Төркия илләрендә бәйрәм ителә, шулай ук Россиянең Татарстан һәм Башкортстан республикаларында билгеләп үтелә.

Казанда Татарстан халыклары Ассамблеясе составына керүче милли-мәдәни автономияләр бәйрәм кунаклары өчен махсус зур концерт программасы әзерли, милли стильдә бизәлгән чатырлар корырга әзерләнә. Биредә Нәүрүзне бәйрәм итүче халыкларның милли ризыкларыннан да авыз итәргә мөмкин булачак.

2014 елдан Татарстанда Нәүрүз бәйрәме, «Май чабу» бәйрәме кебек үк, республикакүләм статуска ия. Быел Нәүрүзне билгеләп үтү өчен яңа мәйдан сайланды. Ул — Казанның истәлекле урыннарының берсе булып саналган Казан ипоодромы.

Бәйрәмне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты, Казан шәһәре мәриясе оештыра.

«Нәүрүз – 2017″нең программасы:

10:00: Кунаклар өчен «Хан ишегалды» ачыла.

11:00: «Җирнең уянуы» театральләшкән хореографик композиция.

11:25: ТР хакимият органнары, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты вәкилләре чыгышы.

11:40 — 15:00: Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йортының милли коллективлары һәм чакырылган артистлардан бәйрәм концерты.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57