Питрау – җәй уртасы бәйрәме, ул керәшен халкының иң зур бәйрәмнәреннән санала.
Җөри авылында Питрау 17 нче тапкыр үткәрелә. Гадәт буенча бәйрәм кысаларында күп халык катнашындагы җырлар, биюләр, әйлән-бәйләннәр оештырыла.
Әлеге бәйрәм район һәм республика халкын гына түгел, ә башка төбәк вәкилләрен дә бер мәйданда җыячак.